news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда авария нәтиҗәсендә иномарка Болакка очкан

Вакыйганың килеп чыгу сәбәпләре тикшерелә.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда юл һәлакәте нәтиҗәсендә “Хендэ Акцент” автомобиле Болакка очкан. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Вакыйга Уң як Болак һәм Таҗи Гыйззәт урамнары чатында булган. Һәлакәт турында хәбәр 13.42 минутта 112 бердәм номерына килеп ирешкән. “Хендэ Акцент” һәм “Лада Гранта” машиналары бәрелешкәннән соң иномарка Болакка очып төшкән.

Урынга коткаручылар һәм табиблар юнәлгән. Вакыйганың килеп чыгу сәбәпләре тикшерелә. Кулы сызлауга зарланып, табибларга “Хендэ Акцент”ны йөртүче хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot