news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда авария килеп чыгу аркасында шәһәрнең өч районындагы торак йортлар җылысыз калды

Җылылык бирү узган төндә туктатылды

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Узган төндә Казанның Мәскәү, Киров һәм Авиатөзелеш районнарындагы берничә күпфатирлы торак йорт җылысыз калды. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына “КТК” ААҖнең җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгече Алсу Әхмәтҗанова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Киров, Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнарының бер өлешен җылылык белән тәэмин итүче 11 нче җылылык магистралендә авария 26 гыйнварда ук килеп чыга – төзүчеләр эш вакытында әлеге коммуникацияне тишә. Коммуникацияне җылы бирүне туктатмыйча гына төзәтергә булалар. 26–27 гыйнвар көннәрендә торак йортларга җылы мөмкин булган күләмдә бирелә. Узган төндә исә хәл кискенләшә: җылылык магистралендә басымны киметеп, ремонт эшләрен башларга туры килә.
Мәскәү районында 9 йорт җылысыз кала. А.Әхмәтҗанова узган төндә Авиатөзелеш һәм Киров районнарындагы ничә йортта яшәүчеләр үз фатирларында салкын булу аркасында тынычлап йоклый алмаган, дигән сорауны җавапсыз калдырды.
Аның сүзләренә караганда, бүген 7.00 сәгатьтә 11 нче җылылык магистралендә ремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән.
Сүз уңаеннан, синоптиклар хәбәр иткәнчә, узган төндә Казанда 30 градуска кадәр салкын булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot