news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Авангард урамында мәчет төзеләчәк урында өмә ясаганнар

Мәчет төзелеше май бәйрәмнәреннән соң башланыр дип көтелә.

Казанда Авангард урамында мәчет төзеләчәк урында өмә ясаганнар

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). 23 апрельдә Казанда Авангард урамында мәчет төзеләчәк урынны өмә ясап җыештырганнар.

«Президентыбыз һәм башкалабыз мэры Илсур Метшин тарафыннан рөхсәт бирелгән җирдә — Авангард урамында мәчет төзеләчәк урынны чистарту эшләре башкарылды. Әлеге өмәдә Теплоконтроль һәм Борисково бистәләрендә яшәүче кешеләр бик теләп катнашты. Бу бистәгә мәчет бик кирәк», — дип сөйләде журналист Азат Мөхәммәтҗанов.

Иман йорты Галимҗан Баруди исемен йөртәчәк.

«Бу чараны Фирдүс хәзрәт һәм аның ярдәмчесе Айрат Сафин башлап йөрделәр. Төзеләчәк мәчет урынын чистартып, халкыбыз изге ураза аенда игелекләр кылдылар. Идел буе һәм Вахитов районнары администрацияләренең вәкилләре дә әлеге өмәгә үз өлешләрен керттеләр», — диде ул.

Айрат Сафин сүзләренчә, мәчет төзелеше май бәйрәмнәреннән соң, изге рамазан ае тәмамлангач башланырга тиеш.

«Өмәдән соң Зәйтүнә апаның өендә ифтар ашы уздырылды. Биредә 25тән артык кеше булды», — диде Азат Мөхәммәтҗанов.

news_right_1
news_right_2
news_bot