news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда авангард стилендә иҗат ителгән рәсемнәр белән танышып булачак

2 февральдә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Санкт-Петербургта иҗат итүче рәссамнарның “Авангард на Неве. Пространство Стерлигова” дип исемләнгән күргәзмәсе оештырыла

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). 2 февральдә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Санкт-Петербургта иҗат итүче рәссамнарның “Авангард на Неве. Пространство Стерлигова” дип исемләнгән күргәзмәсе оештырыла. Анда ХХ гасыр азагында Ленинградта иҗат ителгән рәсми булмаган сәнгать үрнәкләре белән танышып булачак.
Күргәзмәдә рәссам Владимир Стерлиговның 15 укучысы иҗат иткән 111 картина тәкъдим ителер дип көтелә. Владимир Стерлигов 1904 елда Варшавада туа. 1926 елдан Ленинградның Дәүләт нәфис сәнгать институтында белем ала. Малевич җитәкчелегендә кубизм һәм супрематизм принципларын өйрәнә. 1929—1934 елларда Владимир Стерлигов рәсем-пластика чынбарлыгын сурәтләүчеләр төркеменә керә. 1934 елда кулга алына. 1938 елда лагерьдән азат ителгәч, 1939 елда Караганда шәһәрендәге Рәссамнар берлеге оештыру бюросы рәисе итеп куела. 1941 елда Карелия фронтында хезмәт итә, яралангач, Урта Азиягә эвакуацияләнә. 1950 елларда «Евангельский цикл» һәм «Цикл ангелов», ә 1973 елда - «Распятие», «Голгофа», «Рождество», «Гора Сион» картиналарын иҗат итә. 1973 елда Петергофта вафат була.
Күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк рәсем үрнәкләре арасында Геннадий Зубков, Светлана Карлыханова, Светлана Цвиркунова, Ольга Моисеева, Настя Зеелова, Лариса Астрейн, Александр Носов, Елизавета Александрова, Юрий Гобанов, Наталья Ватенина, Людмила Пономарева, Валентина Соловьева, Александра Ставиский, Алексей Гостинцев, Григорий Молчанов кебек рәссамнарның табигать күренешләре сурәтләнгән картиналары, портретлары, натюрмортларын күреп булачак. Әсәрләрнең күбесе Россия һәм чит илләрдәге коллекцияләрдә саклана. Чара кысаларында Казан музыкантларының рок-концерты һәм Геннадий Зубковның рәсем сәнгате буенча күрсәтмә дәресе дә оештырылачак. Күргәзмә 31 мартка кадәр эшләр дип көтелә. Әлеге мәгълүматны ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100