news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда аутист балалар өчен бакча 2020 ел башында ачылачак

КФУ каршындагы балалар бакчасы республиканың алгарышлы фәнни-тикшеренү үзәге булачак.

Казанда аутист балалар өчен бакча 2020 ел башында ачылачак
архив, Султан Исхаков

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Киләсе елның беренче кварталында Казан федераль университеты каршында аутист балалар өчен бакча ачылачак. Бүген әлеге югары уку йортының ректоры Илшат Гафуров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Балалар бакчасының бинасы КФУның милке булып тора. Ул киләсе ел башында үз ишекләрен ачачак. Безгә иң элек федераль дәрәҗәдә лицензия алырга кирәк. Шулай ук коллектив формалаштырырга кирәк. Аутизмнан интегүче балалар өчен бакча ачылгач, без аларның әти-әниләре белән дә эшләячәкбез. Очрашып, бергәләп әзерлек программасын булдырырга кирәк. Күптән түгел Гарвардта шундый структура ачылды», - диде ул.

КФУның әлеге проекты федераль инновацион мәйданчык статусын алды. Балалар бакчасы бинасы Ибраһимов урамында быелның көзендә ачылачагы хакында хәбәр ителгән иде. Югары уку йортының матбугат хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, учреждение педагоглар әзерләү, аларның квалификациясен күтәрү өчен база мәйданчыгы булачак.

Спикер китергән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә балалар бакчасы инде әзер диярлек, аны бары тик уенчыклар белән тәэмин итәсе генә калган. Бинада республика бюджеты хисабына капиталь ремонт эшләре дә төгәлләнеп килә. Стандарт төркемгә егермедән артык, ә аутизмнан интегүче балалар төркеменә нибары биш бала йөрер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100