news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда Аурупа һәм төрки дөнья музыкасы мәсьәләләре каралачак

17-18 ноябрьдә Казанда “Ислам-христиан контекстында музыка мәдәнияте” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узар дип көтелә

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 17-18 ноябрьдә Казанда “Ислам-христиан контекстында музыка мәдәнияте” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узар дип көтелә. Чараны РФ Мәдәният министрлыгы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе оештыра.
Конференциядә конфессияләрара контекстта музыка-стиль бәйләнешләре, мөселман мәдәниятендә Аурупа (христиан) традицияләре; Аурупа композиторлары музыкасында төрки халыклары мәдәнияте; сәнгать өлкәсендәге белем бирү системасында конфессияләрара диалог кебек темалар каралыр дип уйланыла. Чарада музыка югары уку йортлары, урта белем бирү йортлары мөгаллимнәре, сәнгать юнәлешендә эшләүче фәнни-гамәли институтлары хезмәткәрләренең катнашуы көтелә. Әлеге мәгълүматны Казан дәүләт консерваториясенең рәсми сайты җиткерә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100