news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Ауропа мәктәбе” проекты старт алды

Проектта катнашучыларга Ауропа Берлегенең РФдәге Вәкиллеге башлыгы Ф.Валенсуэла белән Ауропа Берлеге һәм РФ арасындагы мөнәсәбәтләр хакында фикер алышу мөмкинлеге бирелә

(Казан, 26 март, “Татар-информ”, Зилә Тәмаева). Казанда “Хаял” кунакханәсе базасында Ауропа Берлегенең Россиядәге Вәкиллеге проекты старт алды. “Ауропа мәктәбе” проекты фикер алышулар өстәле янына Казан, Ижау, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза югары уку йортларында белем алучы 30 дан артык студентны һәм аспирантны җыйды.
“Ауропа мәктәбе” проектының лекторлары – Ауропа Берлегенең Россиядәге Вәкиллеге, Испания һәм Швециянең Россия Федерациясендәге дипломатик хезмәткәрләре, Ауропа гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре. Семинар ачылышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы Татьяна Волкова, Ауропа Берлегенең Россиядәге Вәкиллеге матбугат һәм мәгълүмат бүлеге башлыгы Дэнис Даниилидис, Ауропа Берлегенең Россиядәге Вәкиллеге сәясәт бүлеге киңәшчесе Кевин Тайт катнашты.
Проектны оештыручылар “Ауропа мәктәбе”нең ике өстенлекле темасын аерып чыгарды. Аның беренчесе – Ауропа интеграциясенең үсеш перспективалары һәм сценарийлары. Әлеге секциядә фикер алышына торган мәсьәләләр Ауропа дөньясындагы актуаль аспектларның шактый киң даирәсен колачлый. Көнчыгыш партнерлыгы расланганнан соң БДБ – Ауропа Берлеге – Россия, Лиссабон килешүе контекстында Ауропа интеграциясе, Испаниянең Ауропа Берлегендә рәислек итү өстенлекләре, Греция мисалында Ауропадагы кризис – әнә шундыйлардан. 26 мартта проектта катнашучыларга Ауропа Берлегенең Россиядәге Вәкиллеге башлыгы Фернандо Валенсуэла белән Ауропа Берлеге һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләр хакында фикер алышу мөмкинлеге бирелә.
“Ауропа мәктәбе” проектының көн тәртибендәге икенче тема – Болонья системасы нигезендә Россия белем бирү системасын модернизацияләү. Бу секциядә проектта катнашучыларга Ауропа белем бирү программалары тәкъдим ителәчәк.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100