news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Ауропа көне уза
Әлеге бәйрәмнең максаты – казанлыларга заманча Ауропа мәдәнияте һәм ауропалыларның тормышы турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирү
Скопировать ссылку
(Казан, 28 март, “Татар–информ”, Нина Нарыкова). Бүген Казанда Ауропа көне уза. Әлеге бәйрәмнең максаты – казанлыларга заманча Ауропа мәдәнияте һәм ауропалыларның тормышы турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирү. Татарстанда ул әле беренче мәртәбә үткәрелә: моңа кадәр Ауропа көне Мәскәү һәм Санкт–Петербургта гына узды.
Бәйрәм иртән “Корстон”да тантаналы төстә ачылды. Анда ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты каршындагы Халыкара мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе – ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов һәм Ауропа комиссиясенең Россиядәге Вәкиллеге башлыгы Марк Франко катнашты.
Зилә Вәлиева Ауропа дәүләтләре белән хезмәттәшлек итү һәрвакытта да Татарстан җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булуын билгеләп үтте һәм Ауропа көне биредә тәүге мәртәбә генә үткәрелсә дә, Казанның әлеге вакыйгага инде күптәннән әзерләнүен ассызыклады. Күп гасырлык мәдәни алмашу – шуның ачык мисалы. Тагын шунысы мөһим, Казан ике дөнья – Көнчыгыш һәм Көнбатышның очрашу урыны да. ТР мәдәният министры фикеренчә, диалогны алга таба дәвам итү ике якны да рухи яктан баетырга һәм якынайтырга сәләтле.
Аның белән Марк Франко да килеште. “Безнең өчен Россия – бик тә мөһим партнер, һәм безнең бергә эшләмичә мөмкинлегебез юк”, – диде ул. Казанны, үз чиратында, төрле халыклар һәм мәдәниятләрнең тыныч яшәве дә Ауропага якынайта.
“Корстон”да бәйрәм тантаналы төстә ачылганнан соң, “Гаммәви мәгълүмат чараларында тел күптөрлелеге” дигән темага дискуссия оештырылды, ул Россия һәм Ауропаның танылган экспертларын һәм журналистларын берләштерде.
Бәйрәмнең программасы гаять бай. Аның кысаларында “Мир” кинотеатрында Ауропадагы 12 илнең режиссерлары төшергән фильмнар күрсәтеләчәк. Чараны Казан дәүләт университетында “Синең тәүге чит тел дәресең” дип исемләнгән Ауропа Берлеге халыклары телләре форумы дәвам итәчәк. Аның барышында Ауропа илләренең тел галимнәре һәм Татарстан югары уку йортларының иң яхшы мөгаллимнәре 10 чит тел буенча дәресләр бирәчәк.
Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Татарстан Республикасының яшь башкаручылары – Ауропа Халыкара конкурслары лауреатларының концерты була. “Хәзинә” Милли сәнгать галереясында “Париж – Берлин” дип исемләнгән фотокүргәзмә ачыла. Анда мода, портерт һәм документаль фотография өлкәсендә эшләүче 11 рәссамның эше тәкъдим ителәчәк. Шунда ук Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее фондларында сакланучы гравюра һәм офортлардан торган “Германия һәм Франция шәһәрләре” дигән күргәзмә ачыла.
“Ауропа көне” “Арена” дискоклубында төгәлләнәчәк. Анда Швеция ди–джее Dana Bergquist чыгыш ясый. Моннан тыш, 29 март көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Зөмәрә Халитованың музыкант һәм композитор Альберт Леман турындагы китабы тәкъдир ителәчәк.
Казанда “Ауропа көне”н Ауропа Комиссиясенең Россиядәге вәкиллеге һәм Ауропа Берлегендә әгъза булып торучы илләрнең илчелекләре, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты, Казан мэриясе, ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм Казан дәүләт университеты оештыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2