Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Аулак өй-көрәш» төбәкара проектының зона ярышлары узачак
Казанда «Аулак өй-көрәш» төбәкара проектының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында зона ярышлары узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерүне, бергәләп татар әдәбияты классикларын өйрәнүне максат иткән «Аулак өй-көрәш» төбәкара проекты 2025/2026 уку елы сезонын ачып җибәрә.
Яңа сезонның беренче ярышларында балалар бакчаларында нәниләр, әти-әниләр һәм мәгариф хезмәткәрләре-тәрбиячеләр көч сынашачак. 2025/2026 уку елының беренче «Аулак өй-көрәш»е агымдагы елның 3 октябрендә (Казан, Родина ур., 26 йорт) Казан шәһәре Совет районының 183нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасында планлаштырыла.
Белешмәләр өчен телефон: 8(939)388-28-33 – Сәрия Минеахатовна, электрон адрес: 36.1976.saria@mail.ru.
Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй-көрәш» төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, ДБУ «Сәләт» яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз