Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда аукцион караклары тотылган
Казанда аукцион караклары тотылган
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген шәһәр хакимиятендә узган “эшлекле дүшәмбе”дә Казанда гадәти булмаган караклар төркеме тотылу турында мәгълүмат яңгырады.
2006 елның 22 сентябрендә “Шәһәр аудит һәм консалтинг үзәге” МУП аукцион үзәге бинасында ТР Эчке эшләр министрлыгының Салым җинаятьләре буенча идарә хезмәткәрләре тарафыннан эшмәкәр Н.нан акча алган вакытта ике яшь кеше тотылган. Тикшерүдә булган мәгълүматларга караганда, кулга алынучылар муниципаль милек аукционында катнашучы эшмәкәрләрдән янап акча алу белән шөгыльләнгән.
Аферистларның “яңалыгы” шунда булган ки, егетләр аукционда катнашу өчен заявка тапшырган һәм башка катнашучылардан үзләренең сатуларда катнашмавы, ягъни сату бәясен арттыру турында хәбәр итмәячәкләре өчен аларга билгеле сумма (аукцион лоты башлангыч бәясенең 20 проценты тирәсе) түләүне тәкъдим иткән.
22 сентябрь көнне аукцион башланганчы караклар шундый тәкъдим белән эшмәкәр Н.га мөрәҗәгать иткән, ул ТР Эчке эшләр министрлыгының Салым җинаятьләре буенча идарәсеннән ярдәм сораган. Идарә хезмәткәрләре операция үткәргән, аның нәтиҗәсендә егетләр тамгаланган акчалар алу вакытында кулга алынган. Соңыннан җинаятьчел төркемнең тагын ике катнашчысы кулга алынган. Алдакчыларның һәм зыян күрүченең исемнәре тикшерү мәнфәгатьләрендә әлегә хәбәр ителми.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре мондый каракылар гамәлләреннән зыян күрүчеләрне ТР Эчке эшләр министрлыгының Салым җинаятьләре буенча идарәсенә 291-39-16 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләрен сорый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз