news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Audi йөртүчесе юл буйлап үрмәләп барган ир-атны таптаткан

Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук үлгән.

Казанда Audi йөртүчесе юл буйлап үрмәләп барган ир-атны таптаткан

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Төнлә Мамадыш трактында Audi җиңел машинасы йөртүчесе юл буйлап үрмәләп барган ир-атны таптаткан. Нәтиҗәдә, ул алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, башта ир-ат юл кырыеннан үрмәләп барган, шуннан соң шул ук хәлдә юлны чыга башлаган. Алга таба әлеге авария турында мәгълүмат ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot