news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда атыш вакытында яраланган ир-атларга 7нче хастаханәдә операция ясаганнар

Ир-атлар авыр хәлдә.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ“, Валерия Белова). Казанда атыш вакытында ике ир-ат каты яраланган. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ике ирне ашыгыч ярдәм машинасында 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә китерделәр.

"Зыян күрүчеләргә операция ясадылар. Хәзерге вакытта яралыларның торышын табиблар авыр һәм бик авыр дип бәялиләр", - дип аңлатты ведомствоның матбугат секретаре Әлфия Хәсәнова.

  • Кичә Островский һәм Университет урамнары киселешендә билгесез кеше пистолет белән һөҗүм иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot