news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда атыш вакытында ОМОН хезмәткәре һәлак булган

Мәгълүмат агентлыгы чыганаклары хәбәр итүенчә, ОМОН хезмәткәренең каты яралануы аркасында гомере өзелгән.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ").  Казанда атыш вакытында ОМОН хезмәткәре һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га үз чыганаклары хәбәр итте.

Моңа кадәр "Татар-информ" 34 яшьлек ир-атның ут ачуы турында җиткерде. Ир-атның "дробовик"тан атуы билгеле. Атыш вакытында ОМОН хезмәткәре һәлак булган.

Чыганаклар әйтүенчә, әлеге атучы ир-ат еш кына үз йортында тавыш чыгарган һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыккан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot