news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда атыш барган фатирда өч бала булган

Полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләренең тәҗрибәле эше нәтиҗәсендә йортта яшәүчеләр һәм шаһитлар арасында күпсанлы корбаннар булдыруга юл куелмаган.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Казанда атыш барган фатирда өч бала булуы да билгеле . Полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләренең тәҗрибәле эше нәтиҗәсендә йортта яшәүчеләр һәм шаһитлар арасында күпсанлы корбаннар булдыруга юл куелмаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Алдан “Татар-информ” "Татар-информ" Казанда Авангард урамының бер йортында 34 яшьлек ир-атның ата башлавы турында язып чыккан иде. Күршеләре әйтүенчә, әлеге атучы еш кына үз йортында тавыш чыгарган һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыккан.

Тоткарлау операциясе вакытында ОМОН хезмәткәре, участковый һәм шушы йортта яшәүче бер кеше яраланган.

Соңрак билгеле булганча, алган яралардан ОМОН хезмәткәре вафат була. Росгвардиядә ОМОН хезмәткәренең үлемен расладылар.

Татарстанның тикшерү комитеты Казанда ут ачкан ир-атның үлеме турында хәбәр итә.

Бүген өстәмә мәгълүматлар билгеле булды. Фатирда атыш вакытында өлкәннәр белән өч бала да булган. Полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләренең тәҗрибәле эше нәтиҗәсендә йортта яшәүчеләр һәм шаһитлар арасында күпсанлы корбаннар булдыруга юл куелмаган.

Һәлак булган атучының хатыны һәм өч баласы калган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100