Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 9 баллы бөке барлыкка килде
Сервис мәгълүматлары буенча, кичке сәгать сигез тулганда бөке биш баллга кадәр төшәчәк.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Казанда атнаның соңгы эш көнендә 9 баллы бөке хасил булган.
«Яндекс.Пробки» сервисы мәгълүматлары буенча, бүген кич башкала юлларында 9 баллы бөкеләр хасил булган. Хәзер бигрәк тә шәһәр үзәгендә, Декабристлар урамыннан Авиатөзелеш районы ягына, шулай ук Җиңү һәм Ямашев проспектларында урыны белән хәрәкәт кыенлашканы күренә.
Моннан тыш, Гадел Кутуй, Зорьге, Габишев, Ломжинский һәм Завойский урамнары да кызыл төс белән билгеләнгән.
Сервис фаразлары буенча, кичке сәгать сигез тулганда бөке биш баллга кадәр төшәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз