news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда атна саен законсыз рәвештә уен автоматы урнаштырылган 20 ләп учреждение ачыклана

Аларның кайберләре 3-4 тапкыр ябыла

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда атна саен законсыз рәвештә уен автоматлары урнаштырылган 20 ләп учреждение ачыклана. Алар белән хокук саклау органнары турыдан-туры һәм шәхси милек хуҗалары ярдәме белән көрәш алып бара.

Бүген башкала җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча Идарәсе башлыгы Валерий Красильников: “Законсыз рәвештә уен автоматлары урнаштырылган учреждениеләрнең күбесе шәхси милек буларак санала һәм без бары шул милек хуҗалары белән генә турыдан-туры эшли алабыз. Милек хуҗаларының күбесе безгә ярдәм итә, әмма уен автоматлары урнаштырылган кайбер учреждениеләрне 3-4 тапкыр ябу очраклары да бар, чөнки шәхси милек хуҗалары белән һәрвакытта да уртак фикергә килеп булмый”, - дип мәсьәләнең катлаулылыгын белдерде.

Киңәшмә рәисе мэр Илсур Метшин исә бу өлкәдә һәр тармак бердәм булып эшләргә кирәклеген, шул очракта гына ниниди дә булса нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100