news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда әтисе төшереп җибәргән ике айлык кыз бала һәлак булган

6 февральдә Казанда ике айлык кыз бала үлгән. «Татар-информ»га билгеле булганча, 28 яшьлек ир-ат табибларга мөрәҗәгать итә. Ул нәни кызына ярдәм күрсәтүне сорый.

Урынга килгән табиблар баланың үлүен раслый.

Агентлык белешмәсе буенча, фаҗига килеп чыкканда баланың анасы өйдә булмый. Аңа ире шалтырата һәм баланың хәле китүен әйтә.

Якынча белешмә буенча, әти кеше баланы төшереп җибәрә, кызның башында травмалар булуы ачыкланган. Хәзер травманың ничек барлыкка килүен билгелиләр.

Җинаять эше ачылган.

Гаиләнең яхшылар рәтендә булуы билгеле. Ир белән хатын 2 яшьлек малай үстерә, узган ел азагында аларның кыз баласы туа.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100