news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ата-анасын үтерүдә шикләнелгән ир-атка карата җинаять эше тикшерелә

Дәлилләр туплау һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан 40 яшьлек Э.Н.ка карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче часте (ике һәм аннан күбрәк затны үтерү) буенча җинаять кылуда шикләнелә.

Тикшерү версиясе буенча, 2014 нче елның 2 нче декабрь кичендә, Казан шәһәренең Колымская урамы буенча урнашкан йорт фатирында ир алкоголь исереклелеге халәтендә, ата-анасы белән гаугалашу нәтиҗәсендә, анасының башына һәм муенына 10 тапкыр пычак белән кадый. Алган җәрәхәтләреннән ханым урында ук җан бирә. Аннан соң ул пычак белән атасына ташлана. Муенына күп тапкыр пычак чәнчелгән яралар нәтиҗәсендә ир-ат хастаханәдә вафат була. Ата-аналарының башына җиткәч, шикләнелүче үзенә дә пычак белән кадый һәм авыр хәлдә госпитализацияләнә.

Дәлилләр туплау һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100