news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ат спорты буенча Татарстан Кубогы тәмамланды

Ярышларда барлыгы 34 команда катнашты.

Казанда ат спорты буенча Татарстан Кубогы тәмамланды
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 17-20 сентябрьдә Казанда ат спорты буенча Татарстан Республикасы Кубогы ярышлары узды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда Татарстан, Башкортстан, Чуваш, Мари Эл, Коми Республикалары, Ульяновск һәм Самара өлкәләре командалары катнашты. Барлыгы - 34 команда (130 катнашучы, 125 ат) чыгыш ясады.

Милена Пицикова «яшүсмерләр» категориясендә 110 см биеклектәге маршрутта Хольтей кушаматлы атта 3 нче урынны алды. 4 еллык яшь атлар өчен маршрутларда Другая Правда кушамалы атта шул ук спортчы ике тапкыр 1нче урынны һәм бер тапкыр 2нче урынны алды.

5 яшьлек яшь атлар өчен маршрутларда Рефлекс һәм Форд кушаматлы атларда Айгөл Насыйбуллина җиңүче һәм призер булды. Беренче көнне Айгөл Насыйбуллина Рефлекста – 2нче, Фордда – 3нче, икенче көнне Рефлекста – 1нче, Фордда - 3нче, өченче көнне 3нче урын алды.

Тулырак мәгълүмат Татарстан Спорт министрлыгының рәсми сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot