news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ат спорты буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге була

Ярыш 29 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр узачак.

Казанда ат спорты буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге була
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда ат спорты буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Бу хакта республиканың Спорт министрлыгы рәсми порталында хәбәр ителә.

Ат чабыш 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр, ә конкур буенча 2-4 октябрьдә узачак. Ярышларда 12 яшьлек балалар, үсмерләр, яшүсмерләр, өлкәннәр, шулай ук дүрт, биш, алты һәм җиде яшьлек атларда өлкәннәр катнашачак.

Конкур буенча программага 90 см дан 140 см га кадәр биеклектәге тугыз маршрут керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot