news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ат спорты буенча Бөтенроссия турниры була

Ярышлар “Казан” ат спорты манежында 6-8 декабрь көннәрендә уздырыла.

Казанда ат спорты буенча Бөтенроссия турниры була
Рамиль Гали

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). “Казан” ат спорты манежында 6-8 декабрь көннәрендә ат спорты буенча Бөтенроссия ярышлары уздырыла. Мондый күләмле ярышлар Татарстанда әле беренче тапкыр үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Ат спорты ярышларында Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ярославль, Ижевск, Пермь, Екатеринбург, Чиләбе шәһәрләре; Башкортстан, Чувашия Республикалары; Киров , Ульяновск, Самара, Түбән Новгород өлкәләре спортчылары катнашачак.

Спортчылар, призлар өчен көрәшүдән тыш, спорт мастеры һәм кандидатлык дәрәҗәләре өчен нормативлар да тапшыра алачак.

Ярышларга керү бушлай.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100