news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ашыгыч ярдәм машинасын үткәрмәгән йөртүчегә карата эш кузгатылган

Тикшерүчеләр Казанда ашыгыч ярдәм машинасын үткәрмәгән Opel йөртүчесенә карата җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инцидент Интернетта урнаштырылган видеоязмада теркәлгән. Кадрларда Оренбург трактында Opel автомобилен йөртүченең ашыгыч ярдәм машинасына узып китү өчен каршылык тудыруы күренә.

Чит ил машинасы белән 29 яшьлек якын чит ил гражданины йөрткән.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эшен тикшерүнең барышы турында доклад тәкъдим итәргә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot