news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл һәлакәте булган, хатын-кыз зыян күргән

Казанда ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл һәлакәте булган, хатын-кыз зыян күргән

Казанда, Чистай – Декабристлар – Вахитов урамнары һәм Ибраһимов проспекты киселешендә ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһит авария нәтиҗәләрен телефон камерасына төшергән. Якынча мәгълүматларга караганда, ашыгыч ярдәм машинасы белән җиңел машина бәрелешкән.

М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, юл һәлакәтендә зыян күргән хатын-кызны медицина учреждениесенә китергәннәр.

«Клиникада диагностика чаралары үткәрелде, пациентны төрле белгечләр карады. Барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, хатын-кыз амбулатор күзәтү астында өенә кайтарып җибәрелде», – дип сөйләделәр шәһәр хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.

Юл-транспорт һәлакәтенең шартлары, шулай ук башка зыян күрүчеләр турындагы мәгълүмат ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot