news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ашыгыч ярдәм машинасы катнашында булган юл һәлакәтендә бала зыян күргән

Казанда ашыгыч ярдәм машинасы катнашында булган юл-транспорт һәлакәте турында яңа мәгълүматлар билгеле булды. Исегезгә төшерик, авария бүген көндез Чистай – Декабристлар – Вахитов урамнары һәм Ибраһимов проспекты киселеше тирәсендә булды. Вакыйга нәтиҗәләре видеога эләккән.

«Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, яшел утка баручы KIA машинасы йөртүчесе сигнализация кабызып барган Ford маркалы ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән. Нәтиҗәдә машиналар бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел автомобильдәге 50 яшьлек пассажир хатын-кыз һәм 2025 елгы бала зыян күргән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Аның хәле тотрыклы, уртача авырлыкта дип бәяләнә. Балага барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

Моннан тыш, М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе матбугат хезмәте агентлыкка хәбәр иткәнчә, зыян күргән хатын-кызга медицина ярдәме күрсәтелгән, аны амбулатор күзәтү астында өенә кайтарып җибәргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot