news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ашыгыч ярдәмгә сирәгрәк мөрәҗәгать итә башлаганнар

«Ашыгыч медицина ярдәме станциясе»ндә узган җыелышта 2017 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм өстенлекле юнәлешләрне билгеләделәр.

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). Кичә, 15 февральдә, Казанда «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе»ндә ел саен уздырыла торган җыелыш үтте. Казанда ашыгыч ярдәмгә сирәгрәк мөрәҗәгать итә башлагадылар, дип хәбәр итте Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Җыелышта 2017 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм өстенлекле юнәлешләрне билгеләделәр. Чарада Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкче урынбасары Гөлнара Гайфуллина, КДМАның ашыгыч медицина ярдәме, һәлакәт медицинасы һәм сәламәтлек саклауның белгечләрен мобилизацион хәзерләү кафедрасы мөдире, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлгының баш белгече –хирургы Андрей Анисимов, ССМ РКХ ДАССУның медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Раиса Гуслякова һәм Университет клиникасының дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары Ләйлә Мурадимова катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot