news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда "Ашыгыч ярдәм"не йөкле хатыннар янына ешрак чакыра башлаганнар

Бер атнада Казанның "Ашыгыч ярдәм" машинасы 7408 чакыру буенча барган, шуның 1200гә якыны – җәмәгать урыннарына.

Казанда "Ашыгыч ярдәм"не йөкле хатыннар янына ешрак чакыра башлаганнар
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Узган атнада табиблар йөкле хатыннар янына 80 тапкыр барган. Аннан алдагы атнага караганда, мөрәҗәгатьләр саны 9га арткан. Бу турыда мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер атнада Казанның ашыгыч ярдәм машинасы 7408 чакыру буенча барган, шуның 1200гә якыны – җәмәгать урыннарына.

Гомуми чакырулар саны 243кә кимегән: казанлылар юл-транспорт һәлакәте һәм янгын урыннарына, кискен миокард инфаркты һәм инсульт белән авыручылар янына "Ашыгыч ярдәм" табибларын азрак чакыра башлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot