news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән машина йөртүчеләрне ачыклыйлар

Юл бирмәүчеләргә 500 сум күләмендә штраф салу яки машина белән идарә итү хокукыннан бер айдан өч айга кадәр мәхрүм итү каралган.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ») 5 апрелҗ көнне Казанда “Юл бир” дип исемләнгән чираттагы кисәтү чарасы узачак. Аны Казан буенча ЮХИДИ идарәсе инспекторлары ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләре белән берлектә уздырачак. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, утлары балкып торган һәм махсус тавыш белән билгеләнгән махсус хезмәт машиналарына юл бирмәгән машина йөртүчеләрне ачыклаячак. Әлеге машина йөртүчеләргә карата административ материаллар төзеләчәк. Бу очракта 500 сум күләмендә штраф салу яки машина белән идарә итү хокукыннан бер айдан өч айга кадәр мәхрүм итү каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot