news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Ашыгыч ярдәм” машинасына юл бирмәүчеләр күбәйгән

Колонна Оренбург тракты, Танк боҗрасы, Зорге, Гвардейский, Ершов, Себер тракты һәм Халитов урамнары буйлап уза.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Регина Шәфиева). Казанда юл-патруль хезмәте инспекторлары бер сәгатьлек профилактика рейды уздырды. “Юл бир” рейды вакытында “Ашыгыч ярдәм” машинасын уздырмаган алты машина йөртүче тотылды.

Әлеге кагыйдәне бозган өчен, 500 сум штраф яисә бер айдан өч айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган.

“Әгәр дә кеше әлеге маддә буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен берничә тапкыр боза икән, материал, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү өчен, судка җибәрелә”, - дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе Вахитов районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Алия Вәлиева.

Өч полиция машинасы һәм яктырткыч маякчыклары белән сиренасы тоташтырылган “Ашыгыч ярдәм” машинасы Оренбург трактыннан кузгалды.

Юл-патруль хезмәте инспекторларының: “Юл кырыена елышыгыз, туктагыз”, – дип тавыш көчәйткечтән әйтелгән әмеренә автомобильчеләр буйсынырга тиеш.

Беренче булып, Зорге урамында “Форд” йөртүчесе махсус машинага юл бирмәде. Машина йөртүче туктаткач, ризасызлыгын белдерде, ул үз гаебен сизмәде.

“Рено” машинасы Себер трактында махсус машинага юл бирмәде. “Мин “ашыгыч ярдәм”не күргәч тә туктадым бит. Машиналар агымы зур, шуңа тиз генә күреп тә булмый”, - диде ул.

“Ашыгыч ярдәм” машинасында камералы хезмәткәр бар, ул туктатырга әмер бирә, без туктатабыз. Әгәр дә риза түгелсез икән бу факт белән, ЮХИДИга килегез, камера язмасын карарбыз”, - диделәр полицейскийлар.

Шулай итеп, колонна Оренбург тракты, Танк боҗрасы, Зорге, Гвардейский, Ершов, Себер тракты һәм Халитов урамнары буйлап узды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100