news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ашыгыч медицина ярдәменең яңа подстанциясе ачылды

Ул Азино микрорайонында төзелде

 (Казан, 5 сентябрь, «Татр-информ»). Кичә Казанның Азино микрорайонында ашыгыч медицина ярдәме яңа подстанциясе ачылды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Бу чарага ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов һәм башка ведомстволар җитәкчеләре килде.
Ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 100 еллыгын бәйрәм иткән елда ачылган яңа подстанциядә 12 бригада эшләячәк. Табиблар һәм пациентлар өчен барлык шартлар да тудырылган. Килгән мәртәбәле кунаклар моның шулай икәнлегенә подстанциянең амбулатория кабинетын, диспетчерлар бүлмәсе, табиблар ял итү һәм дарулар саклау складын карап ышанды.
Моннан тыш, подстанциядә күчмә состав яңартылды. Гадел Вафин Илсур Метшинга метанда эшли торган яңа Iveco ашыгыч медицина машинасын күрсәтте. Экологик чиста транспорт замана таләпләре буенча җиһазланган һәм күчмә реанимация булып тора.
Шәһәр мэры ашыгыч ярдәм мотоциклларына игътибарны юнәлтте, әлегә алар Казанда икәү. Фельдшер-йөртүче Александр Староверов сөйләвенчә, ул Россиядән беренчеләрдән булып бу яңа төр транспортка утырган. Аның сүзләренчә, бу транспортта нигездә юл-транспорт һәлакәтләре урынына һәм урамга чакыруларга барырга туры килә.
Г.Вафин билгеләп узганча, башкалада сәламәтлек саклау өлкәсе тамырдан үзгәрде. Югары техгологияле үзәкләр файдалануга тапшырылды.
Яңа подстанция ачылышы 200 мең кеше яши торган микрорайонда ашыгыч медицина ярдәме хезмәте нәтиҗәлеген арттырачак, дип ассызыклады ул.
Сәламәтлек саклау министры ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте – подстанциягә акча “Беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү” программасы кысаларында бүлеп бирелгән. Президент шулай ук урта звено медицина персоналына, табибларга һәм фельдшер белән бер командада эшләүче машина йөртүче санитарларга хезмәт хакын арттыру карарын да хуплаган.
И.Метшин билгеләп узганча, соңгы вакытта ашыгыч ярдәм хезмәте сыйфаты үзгәрде. “Күчмә состав, диспетчер хезмәте эше буенча күп шикаятьләр ала идек. Бүген бу мәсьәләләр хәл ителде. Казанда call-үзәк эшли, штат 20 кешегә кадәр арттырылган. Ашыгыч ярдәм бригадасының авыру кеше янына килү вакыты 24 минуттан 12 минутка кадәр кыскарлы, дип билгеләп үтте И.Метшин.
“Бүген безнең клиникалар матди-техник база, хезмәт күрсәтү сыйфаты, технологияләр буенча дөньяви дәрәҗәдә”, - диде мэр һәм ашыгыч ярдәм табибларына сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.
ТР сәламәтлек саклау министры Казанның ашыгыч ярдәм станциясе баш табибы Айдар Фатыйховка яңа объектның символик ачкычын тапшырды.

(Фотосурәт Казан мэриясе сайтыннан).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100