news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ашыгыч һәм оператив хезмәт белән тәэмин итү системасын сынап караячаклар

20 ноябрь көнне оператив хезмәтләргә ашыгыч шалтыратулар системасының дәүләт сынауларын кабул итү ачылачак

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). 2013 елның 20нче ноябреннән алып 22нче ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә “112” бердәм номеры буенча ашыгыч һәм оператив хезмәт белән тәэмин итү системасының дәүләт сынаулары үткәрелә.
Чарада ТР Премьер-министры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Россия эчке эшләр министрлыгының информацион технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Сергей Власов, ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, шулай ук Татарстан Республикасында 112 тистемасын тикшерү комиссиясе әгъзалары катнашачак.
Исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе территориясендә ашыгыч оператив хезмәтләр өчен “112” бердәм номеры кертелде. Татарстанда,112 бердәм номеры буенча, ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыру белән тәэмин итү системасының үсеше тарихын, һич арттырусыз , республиканың ике ведомствосы - информацион технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән эчке эшләр министрлыгы казанышы дип әйтеп була.
20 ноябрь көнне 09:30 сәгатьтә оператив хезмәтләргә ашыгыч шалтыратулар системасының дәүләт сынауларын кабул итү ачылачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot