news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ашказанындагы яман шешне диагностикалау буенча Идел буе конференциясе узачак

Конференция эндоскопист-табиблар, гастроэнтерологлар, онкологлар, хирурглар, терапевтлар һәм гомуми практика табиблары өчен оештырыла.

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). 19 апрельдә Казанда "Эндоскопия һәм гастроэнтерологиянең мөһим мәсьәләләре" дип аталган Идел буе фәнни-клиник конференциясе узачак. Бу хакта "Татар-информ"га республика онкодиспансерының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Конференция ашказаны-эчәк трактының эндоскопик һәм гастроэнтерологик шешләрен диагностикалау мәсьәләсенә багышланачак.

Чара эндоскопист-табиблар, гастроэнтерологлар, онкологлар, хирурглар, терапевтлар һәм гомуми практика табиблары өчен оештырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100