Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ашамлыклар җитештерүче оешмалар эшчәнлеге тикшерелгән
Казанда ашамлыклар җитештерүче оешмалар эшчәнлеге тикшерелгән
(Казан, Татар-информ, Алсу Наматова). «Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан үткәрелгән сыйфат атналыгы кысаларында республиканың ашамлыклар җитештерүче оешмаларының кайберләрендә тикшерү рейдлары алып барылды. Бу турыда бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә үткәрелгән матбугат очрашуында инспекциянең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге башлыгы Дина Майлова хәбәр итте. Аның әйтүенчә, соңгы вакытларда татарстанлыларның күбесе кибет киштәләрендә сыйфатсыз продукция тәкъдим ителүенә дәгъва белдерә. Бу аеруча «Рамстор», «Эдельвейс», «Гроссмарт», «Патэрсон» кебек эре сәүдә нокталарына карый. Яраклылык вакыты үткән һәм түбән сыйфатлы продукцияне кибет киштәләрендә булдырмау максаты белән, Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре эшне тамырыннан— җитештерүче оешмалар эшчәнлеген тикшерүдән башлаганнар.
13 ноябрьдә Космонавтлар урамының 42 йортында урнашкан шәхси эшмәкәр Ким, 20 ноябрьдә «Офыклар» исемендәге ЯАҖ-ендә салат җитештерү цехында тикшерү үткәрелгән. Әлеге рейдта ТР Кулланучылар мәгълүматы үзәге директоры Әлфинур Латыпова, «ТР Кулланучылар җәмгыяте» оешмасы вәкилләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре катнашкан. Биредә сатуга җибәрелә торган продукциянең авырлыгы һәм составы тикшерелгән. Продукцияне сатуга чыгарырга рөхсәт бирүче тиешле документларның булмавы сәбәпле, әлеге тикшерү эше материаллары Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсенә җибәрелгән.
«Рамстор» кибетләрендә сыйфатсыз дип табылган салат савытлары кабында җитештерүче буларак Ф. Ахметшин күрсәтелә. Документларда әлеге шәхси эшмәкәрнең җитештерү цехы Нариманов урамының 161 йортында урнашкан ди бирелә. Тикшерү барышында югарыда күрсәтелгән адрес буенча әлеге оешманың бөтенләй булмавы ачыклана.
Акция кысаларында ипи җитештерүче 16 оешма эшчәнлеге дә тикшерелгән. Шуларның 1-се үз эшчәнлеген бөтенләй, тагын 1-се вакытлыча туктатырга һәм 11 оешмага штраф түләргә мәҗбүр булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз