Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Артем Айдинов исемендәге еллык махсус премия тапшырылды
Быел ул аерым номинацияләрдә каралган
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында шәһәрнең Артем Айдинов исемендәге еллык махсус премиясен тапшыру тантанасы үткәрелде.
Башкарма комитетның балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты җитәкчесе Линар Закиров рәислегендә барган әлеге чарада ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчесе урынбасары Ринат Галимбәков, РФ наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Абдуллов, Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчесе урынбасары Виктор Котников, җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» берләшмәсе үзәге җитәкчесе Андрей Рыков, югары һәм урта һөнәри уку йортлары җитәкчелеге вәкилләре, үз ирекләре белән җәмәгать тәртибе сагында торучы студентлар һәм әлеге эшнең ветераннары катнашып чыгыш ясады. Көч структуралары вәкилләре үзләренең подразделениеләре бүләкләрен – Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм махсус бүләкләрен тәртип саклауда студентлар эшен оештырган уку йортлары һәм аерым студентлар, оешма җитәкчеләренә тапшырганнан соң, Дипломнар һәм премияләргә чират җитте.
Премия җәмәгать тәртибен саклау буенча студентлар һәм яшьләр берләшмәләре хезмәткәрләре өчен 2000 елның 11 декабрендә гамәлгә куелган. Тбилисида туып үсеп Казанда студент булу бәхетенә ирешкән һәм Казан авиация институтының комсомол дружинасы сафларында җәмәгать тәртибе сагында торган чакны Казан дәүләт химия-технология институты (хәзерге Казан дәүләт технология университеты) студентын коткарганда җирле шпана кулыннан һәлак булган егет Артем Айдинов исеменә тап төшерми шушы эшне дәвам иттерүдә күзгә күренерлек уңышка ирешкәннәргә бирелә.
Казан мэриясе быел премияне аерым номинацияләрдә 10ар, 5әр, 3әр һәм 2,5шар мең сумлык итеп бирүне кулай тапкан. Нәтиҗәдә, «Яшьләрнең хокук саклау хәрәкәте традицияләрен саклаган өчен» КДТУ (КАИ), «Яшьләрнең хокук саклау хәрәкәтен үстергән өчен» КДЭУ һәм КДВМА студентларының куркынычсызлык хезмәтләренә 10 ар мең сум; «Яшьләрнең хокук саклау хәрәкәтен үстергән өчен» Казан елга техникумы, «Яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү эшенә керткән өлеш өчен» Казан элемтә электр техникумы, «Яшьләрнең хокук саклау традицияләрен саклаган өчен» номинацияләре буенча Казан тимер юл транспорты техникумы студентларның куркынычсызлык хезмәтенә 5әр мең сум премия бирелде. Болардан тыш, быел Казан шәһәре хокук саклау органнарына ярдәм күрсәткән яшьләр берләшмәләренең иң яхшы җитәкче хезмәткәрләренә 3әр мең сум һәм шәһәрдә яшьләр хокук саклау хәрәкәтен җәелдерүдә хезмәте белән аерылып торган милиция майоры Геннадий Саженков, милиция капитаннары Эдуард Салихов, Илдар Солтанбәков, Владимир Ильин 2,5 меңәр сум премия белән бүләкләнде.
Л.Закиров билгеләп үткәнчә, җәмәгать башлангычында Казан урамнарында тәртип сагында тору эшен Яшьләрнең шәһәр хокук саклау органнарына ярдәм итү берләшмәсе (МОСПО), «Форпост» яшьләр оешмасы дәвам иттерә. Шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты гамәлгә куйган әлеге берләшмәгә 12 югары уку йорты һәм 13 урта махсус уку йорты отряды студентлары тупланган. Югарыда телгә алган 2 оешманың 2,5 меңләп егет һәм кызы тулай торакларда, төнге урамнарда патруль булып йөри. Артур Айдинов батырлыгына 44 ел вакыт үтсә дә, аның кебек яшьләр җәмәгать тәртибе сагында тору эшен дәвам иттерә. 2013 елда Казанда булачак Универсиадага яшьләр оешмалары тулы әзерлектә булырга тиеш, дип саный шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз