news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Арт-Галерея” күргәзмәсе узачак

2010 елның февралендә “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыяте күргәзмәләр үзәгендә “Арт-Галерея. Казан-2010” дип исемләнгән махсуслаштырылган күргәзмә оештырыла

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2010 елның февралендә “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыяте күргәзмәләр үзәгендә “Арт-Галерея. Казан-2010” дип исемләнгән махсуслаштырылган күргәзмә оештырыла. Проект Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе һәм республикабызның Рәссамнар берлеге тарафыннан тормышка ашырыла.
“Казан ярминкәсе”ннән җибәрелгән мәгълүматка караганда, проектның максаты – сәнгать осталары иҗатын таныту, аларга киң җәмәгатьчелек, мәдәният учреждениеләре игътибарын җәлеп итү.
“Арт-галерея. Казан-2009” дип исемләнгән күргәзмә быелның 6-12 февралендә узган иде. Анда Россия һәм якын чит илләрнең 29 шәһәреннән 372 оста катнашты. Алар арасында – рәссамнар, фото төшерүчеләр, сынчылар, иҗади коллективлар, гамәли-сәнгать осталары, арт-берләшмәләр вәкилләре бар иде. Бер атна дәвамында Казан халкы һәм кунаклары төрле юнәлештә иҗат иткән талантлы рәссамнар эше белән таныша алган. Авторлык эшләре хәтта сатуга да чыгарылды. Сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча 93 күрсәтмә дәрес үткәрелде. Күргәзмә белән Россиянең 30 шәһәреннән, хәтта Алмания, Кытай, Словения, Үзбәкстан илләреннән 8 меңгә якын кеше килеп танышты.
Быел да экспозициядә сынлы сәнгать, графика, фото эшләре, сыннар, архитектура остаханәләре, музейлар, шәмаильләр сәнгате, мозаика, керамика, акча сугу үрнәкләре, боди-арт, милли кием, сәнгать буенча китаплар, бүләкләр, сувенирлар тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә кысаларында семинарлар, эшлекле очрашулар, “түгәрәк өстәл”ләр, презентацияләр, кием модельләрен күрсәтү, күрсәтмә дәресләр, мәдәни программа да оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100