news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда “Арт-Форум 2010” яшь башкаручылар бәйгесе оештырыла
27-31 март көннәрендә Казан дәүләт консерваториясенең урта махсус музыка мәктәбендә “Арт-Форум 2010” дип аталган I Халыкара яшь башкаручылар конкурсы узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 25 март, “Татар-информ”). 27-31 март көннәрендә Казан дәүләт консерваториясенең урта махсус музыка мәктәбендә “Арт-Форум-2010” дип аталган I Халыкара яшь башкаручылар конкурсы узачак.
Проект халыкара конкурслар лауреаты, пианинода уйнаучы Марк Майков тарафыннан музыка уку йортлары шәкертләре өчен махсус әзерләнелә. Бәйгедә 700гә якын яшь башкаручы катнаша. Алар арасында Россия, Кытай һәм Төркмәнстаннан да оркестлар һәм хор коллективлары бар. Шулай ук бәйге эшенә 200 мөгаллим һәм 100гә якын концертмейстер җәлеп ителәчәк.
Жюри составына – фортепианода уйнаучы - халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Сәетколов, аерым башкаручы - ТР атказанган артисткасы, Казан консерваториясе профессоры Нина Варшавская, виолончельдә уйнаучы - ТР атказанган артисты Андрей Каминский, флейтада уйнаучы - ТР атказанган артисткасы, Казан консерваториясе доценты Анна Смирнова, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин керәчәк.
Жюри яшь башкаручыларның уйнау осталыгын, сәхнәдә үз-үзен тотышын, музыканы аңлавын бәялиячәк. Бәйге гран-приен яулаучыга Италиягә сәяхәт кылу мөмкинлеге туа. Бу турыда Казан консерваториясеннән хәбәр иттеләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot