news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда армспорт буенча Татарстан чемпионаты старт алды

Ярышларда республика шәһәр һәм районнарыннан 200 дән артык кеше катнаша

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда армспорт буенча Татарстан чемпионаты старт алды. Турнир А. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты – КАИ ның 7 нче уку бинасының спорт корпусында уза. Ярышларда республика шәһәр һәм районнарыннан 200 дән артык кеше катнаша.

Ярышлар 2 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, димәк, иртәгә барлык җиңүчеләр һәм призерлар билгеле булачак.

Чемпионат бөтенроссия ярышларында катнашу өчен Татарстан җыелмасын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot