news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда армиядән качып йөргән өч Россия гражданын тотканнар

Бүген Россия Тикшерү комитетының 384нче хәрби тикшерү бүлеге хезмәткәрләре Казанның төзелеш мәйданчыкларында рейд уздырган. Тикшерү нәтиҗәсендә күптән түгел Россия гражданлыгы алган, әмма армиядән качып йөргән һәм хәрби комиссариатта исәпкә куелмаган өч ир-ат ачыкланган.

Барлыгы тугыз кешене тикшергәннәр. Хокук бозган ир-атларны район хәрби комиссариатларына китергәннәр.

«Узган һәм бу елда Татарстан Республикасы хәрби комиссариатларында 500дән артык Россия Федерациясе гражданлыгы алган мигрант хәрби исәпкә куелган. Мондый чаралар киләчәктә дә дәвам итәчәк», - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Армия хезмәтеннән качып йөрү очраклары турында хәбәр итәргә теләүчеләр 8(843)292-15-12 номерына шалтырата, гариза юллый яки Казан шәһәре, Островский урамы, 20 йорт адресына мөрәҗәгать итә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot