Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда армиядә хезмәт итүдән качып йөрүче Россиянең 18 яңа гражданын тотканнар
Бүген Казанда Россия Тикшерү комитетының гарнизон буенча 384нче хәрби тикшерү бүлеге хезмәткәрләре Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән рейд үткәрде һәм армиядә хезмәт итүдән качкан РФ гражданлыгы булган 18 чит ил кешесен тотты. Аларны шундук шәһәрнең Хәрби комиссариатларына китерделәр.
«Мондый рейдлар Татарстан һәм Чувашиядә даими үткәрелә. Узган һәм агымдагы елда Россия гражданлыгы алган 598дән артык мигрант учетка куелган инде. Мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк», – дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитеты гарнизоны буенча 384нче хәрби тикшерү бүлегендә.
Искәртик, хәрби хезмәткә чакырудан качу «Хәрби һәм альтернатив гражданлык хезмәтен узудан качу» маддәсе буенча җавапка тартыла. Җәза 200 мең сумга кадәр штраф, ике елга кадәр мәҗбүри эшләр, ярты елга кадәр кулга алу яки шул ук срокка иректән мәхрүм итү булырга мөмкин.
Россия гражданлыгы алган барлык кешеләргә вакытында хәрби учетка басарга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз