Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда архитектор Нияз Халитов белән хушлаштылар
Ул Казанның Киндерле бистәсе зиратында җирләнә.
(Казан, 9 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш институтында архитектура белгече, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор Нияз Халитов белән хушлашу чарасы булды. Матәм чарасына архитекторның туганнары, дуслары, коллегалары һәм укучылары җыелды.
Беренче сүз Нияз Халитов белән озак еллар бергә эшләгән Казан дәүләт архитектура-төзелеш институты ректоры Рәшит Низамовка бирелде. Ул Нияз Халитовның үлемен институт өчен генә түгел,ә гомумән татар архитектурасы өчен зур югалту булуын азсызыклады.
"Шундый матур көнне без дустыбыз белән хушлашабыз. Нияз Халитов безнең милли архитектурабыз өчен зур эш башкарган кеше. Аның язган китаплары минем өстәлдә әле дә ята. Вакыт булган саен шуларны укыйм. Ул хәзерге китаплар кебек зур шрифта язылган китаплар түгел. Ул эчтәлекле, матур, совет чоры китаплары. Аның калдырган мирасы безнең эшләнәчәк эшләргә нигез булып торачак", – диде ул.
"Нияз Халитов белән без күптәннән таныш. Ул миннән олырак булса да, эшчәнлекне бер вакытта башладык. Минем күңелдә ул зур галим буларак истә калачак. Беренче көннәрдә үк татар теленә, татар архитектурасына мәхәббәте, омтылышы күзгә ташлана иде. Ул Татар бистәсендә йөреп, һәрбер йортны, бизәкне тикшереп, фотога төшереп, зур коллекция туплады. Татар архитектурасы буенча эшләгән иң зур галимнәрнең берсе дип атап була", – диде Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Нияз Халитов Казанның Киндерле бистәсе мөселман зиратында җирләнә.
Нияз Халитов – ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихы белән шөгыльләнгән белгеч. Ул Татарстанда 1991 елда басылып чыккан “Казан мәчетләре архитектурасы” китабы авторы буларак танылган. Казан мәчетләрен совет заманнарыннан бирле җентекләп өйрәнгән уникаль галим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз