news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда арендаланган фатирда Марий Эл кешесе дустын һәм кунак хатынны үтергән

«Ике яки аннан күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Урак һәм Чүкеч урамындагы бер йорттагы фатирда 35 яшьлек ир-ат һәм билгесез хатын-кыз мәете табылган.

Аларның муенында чәнчелгән-киселгән яралар булган. «Ике яки аннан күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, җинаять кылуда шикләнелеп Марий Элдан килгән 23 яшьлек ир-ат тоткарланган. Ул үз гаебен таныган.

Тикшерү ачыклаганча, җинаятьтә шикләнелгән кеше белән 35 яшьлек ир-ат Казанда фатир арендалап яшәгән. Алар хатын-кызны кунакка чакырган. Ир-атлар арасында низаг чыккан. Яшь егет башта дустын, ә аннары чыгып качарга теләгән хатын-кызны үтергән.

Якын арада ир-атка карата җәза чарасы билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100