news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда арендага фатир бирүче хатын-кыз 150 мең сумнан артык акчасын югалткан

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Казанда Интернет аша фатирын арендага бирергә теләгән 53 яшьлек хатын 150 мең сумнан артык акчасын югалткан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Гвардейский» полиция бүлегенә 53 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Хатын Интернет-сайтларның берсендә фатир тапшыру турында белдерү урнаштыруын хәбәр итте», - дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

17 июньдә арендага алырга теләүче элемтәгә кергән һәм фатир өчен акчаны картага күчерергә тәкъдим иткән. Клиентны ычкындырырга теләмәгән зыян күрүче аферистка банк картасы реквизитларын хәбәр иткән. Бераздан счеттан 167 мең сум акча алынган.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полицейскийлар аферистның абонент номеры Мәскәүдә теркәлүен ачыклаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot