Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Апуш» татар балалар театр студиясенең яңа кастингы башлана
Кастингны уңышлы узган укучылар Ленин исемендәге мәдәният йорты яки «Чулпан» мәдәният үзәгендәге «Апуш» театр студиясенә бушлай йөриячәк.
Казан мэры патронажы белән Ленин исемендәге мәдәният сарае һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студияләре ачыла. Шул уңайдан яңа кастинглар игълан ителә.
Беренче кастинг 4 сентябрьдә 12.00–18.00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәдәният йортында узачак. Икенче кастинг 11 сентябрьдә 12.00–18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә үтәчәк. Кастингта татар телендә иркен һәм берникадәр кыенлык белән аралашучы 9-15 яшьлек укучылар катнаша ала, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Кастингта катнашучылар үзләренең бөтен булган сәләтен (җыр, бию, шигырь) күрсәтә ала яки үзе турында кызыклы формада тәкъдим итә ала. Шулай ук балалар жюри әгъзалары кушкан биремнәрне дә үтәячәк. 11 сентябрьдәге кастингта җыр, биюгә аерым игьтибар биреләчәк.
Ленин исемендәге мәдәният йортындагы кастингта жюрида Татарстанның халык артисты, Тинчурин театры актрисасы Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисты, Камал театр актрисасы Миләүшә Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган артисты, «Казан» бию ансамбле солисты Ренат Мифтахов, «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы укытучысы Алия Фәйзрахманова булачак.
«Чулпан» мәдәният үзәгендәге кастингта укучыларны Татарстанның атказанган артисты, Камал театр актеры Алмаз Сабирҗанов, вокалист Гөлнара Шәйхетдинова, хореограф Миләүшә Гыйльметдинова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә теле остазы Илсөяр Шиһапова һәм «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәялиячәк.
Кастингны уңышлы узган укучылар Ленин исемендәге мәдәният йорты яки «Чулпан» мәдәният үзәгендәге «Апуш» театр студиясенә бушлай йөриячәк. Проектны Казан мэриясе гамәлгә ашыра.
- Гаризалар teatrstudio_kzn@mail.ru адресы буенча кабул ителә. Гаризада фамилия, исем, әтисенең исеме, яшь, элемтә өчен телефонны күрсәтергә кирәк. Сораулар буенча 89270322285 номерына (whatsappка) Фәйзрахманова Алия Госмановнага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
- Искәртеп узыйк, «Апуш» татар балалар театр студиясе быелның февралендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Казан мэры патронажы астында ачылды. Аның төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү. Студиягә кастингта 9-15 яшьлек йөзгә якын укучы катнашты. Нәтиҗәдә, 30 укучы сайлап алынды. Алар атнага өч тапкыр «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә актерлык осталыгы, вокал, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте дәресләренә йөри. Студиянең үзенчәлеге – дәресләрнең татар телендә узуында.
- Укучылар укытучылар белән бергә бер ай дәвамында татар телендә Тукай иҗатына багышланган «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен әзерләде. Студия премьерасы июньдә узды. Аны Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тамаша кылды. Казан Мэры киләчәктә студияне Казан районнарындагы мәдәният йортларында җәелдерергә кирәклеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз