news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда апрель башыннан бишенче тапкыр температура рекорды куелды

Татарстан башкаласында язның икенче ае башыннан бирле бишенче тапкыр температура рекорды яңартылды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Кичә, 24 апрельдә, «Казан» метеостанциясендә термометр баганалары +24,5 градуска, «Казан-Аэропорт» авиация метеостанциясендә +24,1 градуска, ә «Казан – Сокол» авиация метеостанциясендә +24,4 градуска кадәр күтәрелде.

24 апрельдә Казанда температураның абсолют максимумы ике ел элек, 2023 елда, «Казан-Аэропорт» метеостанциясендә теркәлгән иде: ул вакытта ул +22,8 градуска җиткән иде. Элек шундый ук температура фоны дәрәҗәсе 1975 елда «Казан» метеостанциясендә теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100