Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда апрель башыннан бирле беренче температура рекорды теркәлгән
Татарстан башкаласында апрель башыннан бирле беренче температура рекорды теркәлгән. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
1 апрельдә «Казан» метеостанциясендә термометр баганалары +15,2 градуска кадәр күтәрелгән.
Моңарчы ТР башкаласында язның икенче аеның беренче көне өчен һава температурасының абсолют максимумы «Казан» метеостанциясендә бер ел элек, 2025 елда, теркәлгән булган. Ул вакытта рекорд +14,8 градус тәшкил иткән.
Язның беренче аенда – 13, 14, 15, 16, 17, 18, 23, 25, 27 һәм 28 мартта Казанда ун температура рекорды теркәлде. Моннан тыш, 10 мартта 1908 елның температура антирекорды яңартылды.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда апрель башы нормадан алты градуска җылырак булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз