news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Апас» якташлар җәмгыяте ифтар үткәрде

Казанда «Апас» якташлар җәмгыяте ифтар үткәрде
Руфия Рәхмәтуллина

Казанның «Тантана» үзәгендә «Апас» якташлар җәмгыяте ифтар уздырды. Анда төрле һөнәр ияләре, район башлыклары, түрәләр, «Иске Таш» мәчетенең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов катнашты.

«Соңгы вакытта ифтарлар зур бер бәйрәмне хәтерләтә. Вәгазь, Коръән аятьләре тыңлау, аннан исә бергәләп ахшам намазы укыла. «Апас» якташлар җәмгыяте уздырган ифтар ашы да әнә шулай узды», дип хәбәр итә оештыручылар.

«Әлеге ифтарны оештыручыларга зур рәхмәт. Кайчаннан бирле очрашмаган якташларымны, хәтта сыйныфташларымны да очраттым», - диде Рамил хәзрәт.

Хәләл мәҗлесләр алып баручы Ильяс Халиков та фикерләре белән уртаклашты. «Якташлар җәмгыяте уздырган мондый зур ифтарны әле күргәнем юк иде. Башкаларга да үрнәк булсын. Кая барсам да сезне мисалга китерәчәкмен», - диде ул.

«Бүген бирегә ничә еллар күрешмәгән якташлар да килде. Димәк, бу саваплы табын безне берләштерде дә. Киләчәктә дә мондый ифтарлар үткәрүне традициягә кертербез. Килүегез өчен барыгызга да ихластан рәхмәт», - диде «Апас» Якташлар җәмгыяте җитәкчесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев.

Узган ел «Апас» якташлар җәмгыяте «Гасырлар сагындагы манаралар» исемле китап чыгарды. Анда районның һәр мәчете турында язылган. Ифтардан соң һәр кешегә әлеге кадерле китап бүләк ителде.

Ифтардан соң якташлар фотога төште, җәмгыятьнең эшчәнлеге турында да сөйләштеләр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100