news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Анталия татарлары» җәмгыяте өчен милли журналлар һәм китаплар җыялар

Китапларны бу атнаның пәнҗешәмбе көнендә «Сәлах» мәчетенә китерергә мөмкин булачак.

Казанда «Анталия татарлары» җәмгыяте өчен милли журналлар һәм китаплар җыялар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиядәге «Анталия татарлары» җәмгыятенең китапханәсе өчен Казанда татар китаплары һәм журналлары җыю акциясе оештырыла. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Хәләл маркет» проекты оештыручысы Айгөл Абдрафикова сөйләде.

«Бу атнаның пәнҗешәмбе көнендә „Сәлах“ мәчетендә беренче намаз турында лекторий үткәрү планлаштырыла. Шуның кысаларында без татар китапларын, милли матбугатны җыюны дәвам итәчәкбез. Китапларны әлегә Төркиягә җибәрмәдек, шуңа күрә теләгән һәр кеше изгелек эшли ала. Пәнҗешәмбегә кадәр Вишневский урамы, өченче йорт адресы буенча китереп була», — диде ул.

Гүзәл Абдрафикова сүзләренчә, җыелган китаплардан халык рус телендәге әсбаплар һәм гарәп телен өйрәнү дәреслекләрен дә алып килгән. «Рус китапларын татарларга җибәрмибез, „Зәкят“ хәйрия фондына илттек. Дөрес, аларны ташлап булмый. Татар китаплары арасыннан халык Нәкый Исәнбәт, Гаяз Исхакый кебек язучыларның әсәрләрен, татарча балалар журналларын алып килә», — дип сөйләде ул.

Гүзәл Абдрафикова татар китапларын, журналларын чит илдәге милләттәшләребезгә җыюны яхшы тәкъдим дип атады. «Шәхсән үзем татар телен үстерү ягында», — диде ул.

Проект кысаларында мохтаҗларга да ярдәм күрсәтеләчәк. «Мохтаҗ әниләр дә бездә катнаша, аларга көчебез килгәнчә ярдәм күрсәтәбез. Пәнҗешәмбе көнне җырчы Гүзәлем яулык бәйләү осталыгына да өйрәтәчәк. Соңыннан килгән кунаклар белән чәй эчү оештыралачак», — диде проект оештыручысы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100