news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда аномаль салкын көннәрнең күпме дәвам итәчәге билгеле булды

Якындагы ялларда төньяк-көнбатыш антициклоны Казанга салкыннар алып киләчәк.

Казанда аномаль салкын көннәрнең күпме дәвам итәчәге билгеле булды
архив/Михаил Захаров

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүгенге кичтән Татарстан башкаласында кинәт суытачак, әмма әлеге салкыннар озак дәвам итмәячәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдев хәбәр итте.

«Безгә төньяк-көнбатыш антициклоны бик салкын һәм арктик һава алып киләчәк. Һава температурасы шактый төшәчәк һәм төнлә -20 градус булачак. Әмма кайбер районнарда ул -26 градуска кадәр төшәргә мөмкин», — диде ул.

Спикер сүзләренчә, көннәр кинәт суытачак, әмма бу озакка сузылмаячак. Сишәмбе Татарстан башкаласына яңа циклон белән бәйле атмосфера фронты киләчәк, басым төшәчәк, кар яварга мөмкин.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлавынча, шимбә һәм якшәмбе Татарстан башкаласында һава температурасы -16 градус, ә якшәмбе төнендә -23 градус, дүшәмбе төнендә -19 градус булуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot