Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда аномаль эсселәр чигенәчәк, һава торышы климатик нормага якынаячак
Төн урталарыннан соң, иртәнге дүртләр тирәсендә явым-төшемнәр көтелә, яшенле яңгыр яварга мөмкин.
(Казан, 3 август, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Бүген эссе көн көтелә: Казанда термометрның терекөмеш баганасы +36 градуска кадәр күтәреләчәк, бу климатик нормадан 8-9 градуска югарырак. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Әмма төнлә салкын фронт узачак, нәтиҗәдә температура түбәнәячәк, һәм алдагы көннәрдә ул климатик нормага якын булачак», — дип искәртте ул.
Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, алдагы көннәрдә көндезге температура +28 градустан да югары күтәрелмәячәк. Моның сәбәпчесе — циклон, ул бу төндә Казанга килеп җитәчәк.
«Төн урталарыннан соң, иртәнге дүртләр тирәсендә явым-төшемнәр көтелә, яшенле яңгыр яварга мөмкин», — дип искәртте Переведенцев.
Аның сүзләренчә, синоптикларның фаразлары буенча, якшәмбедән башлап температура фоны янә күтәреләчәк. Тулаем алганда, август эссе: температура нормадан 1,5 градуска югарырак булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз