news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Җәннәт – әниләрнең аяк астында» дип исемләнгән җыелыш үткәреләчәк

Казанда «Җәннәт – әниләрнең аяк астында» дип исемләнгән җыелыш үткәреләчәк
Фото: ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

30 ноябрьдә Казанда Әниләр көненә багышлап «Җәннәт – әниләрнең аяк астында» дип исемләнгән чара үтәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чараны Татарстан мөфтиятенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, шулай ук Татарстан Мөслимәләр берлеге оештыра. Илебездә Әниләр көне ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә, быел ул 30 ноябрьгә туры килә.

«Җәннәт – әниләрнең аяк астында» дип исемләнгән әлеге чарада Татарстан мөхтәсибәтләреннән мөслимәләр берлеге җитәкчеләре, Казан мәчетләрендәге баш абыстайлар катнашачак. Шулай ук Ульян өлкәсеннән, Чуашстан һәм Марий Эл республикаларыннан кунаклар көтелә.

Чакырылган мөслимәләр – күп балалы әниләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, мәчетләрдә дәрес бирүчеләр, җәмәгатьчелек эшендә актив катнашучылар, социаль проектларны оештыручылар, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыючылар. Барлыгы – 150дән артык хатын-кыз. Әлеге чарада шәрәфле кунак сыйфатында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның катнашуы көтелә.

Җыелыш һиҗри буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) 1500 еллыгы кысаларында узачак. Чара барышында Татарстанның танылган хәзрәтләреннән вәгазьләр, мөнәҗәтләр, әйдәп баручы табиблардан сәламәт яшәү рәвеше хакында лекцияләр көтелә. Җыелыш кысаларында шулай ук уңышка ирешкән хатын-кызларны бүләкләү булачак.

Әлеге чарада катнашу өчен язылырга кирәк, урыннар саны чикле. Телефон: 89276750176.

Башлану вакыты – 30 ноябрь (якшәмбе), 14:00 сәгатьтә.

Үткәрү урыны – «Корстон» кунакханәсенең «Пушкин» залы (Н.Ершов ур., 1а).

news_right_1
news_right_2
news_bot