news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Анна Ахматовага багышланган кичә узачак

16 октябрьдә А.М.Горькийның Әдәби-мемориаль музеенда шигырь һәм шагыйрьләрнең XIII Көзге балы оештырыла

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 16 октябрьдә А.М.Горькийның Әдәби-мемориаль музеенда шигырь һәм шагыйрьләрнең XIII Көзге балы оештырыла. Кичә ХХ гасырның күренекле шагыйрәсе Анна Ахматованың тууына 120 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
Музейга килүче шагыйрьләр, шигырь сөючеләр игътибарына «Мин - сезнең тавышыгыз... Мин сезнең белән ахыргача» («Я голос ваш... я с вами до конца») исемле әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителәчәк. Очрашуда шагыйрә Анна Ахматова язмышы һәм иҗаты турында сөйләнеләчәк. Биредә, шагыйрәнең улы Лев Гумилев белән үзара мөнәсәбәтләренә дә игътибар биреләчәк.
Шигырь кичәсендә Казан шагыйрьләре Анна Ахматовага багышланган шигырьләрен укыячак. Шулай ук шагыйрьнең татар теленә тәрҗемә ителгән шигъри әсәрләре дә яңгыраячак. Билгеле булганча, Анна Ахматова иҗатына композиторларыбыз да еш мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә кичә музыка белән үрелеп барачак. А.Горький исемендәге әдәби-мемориаль музееның әдәбият бүлегеннән алган хәбәргә күрә, очрашуны оштыручылар югары уку йортларында белем алучы шәкертләрне дә чакырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100